Актуаль

Мәскәүдә 70 мең педагог арасында Менделеевск тәрбиячеләре дә булган

70 меңнән артык катнашучы мәктәпкәчә белем бирүнең яңа форматларын тәкъдим итте.

Менделеевск педагоглары Мәскәүдә «Балачак ориентирлары 6.0» форумында катнашкан
Фото: Мәгариф идарәсе архивы

Башкалабыз Мәскәүдә илнең бик күп төбәкләреннән килгән 70 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү педагогларын берләштергән масштаблы форум узды. Төп мәйданчык итеп «Ломоносов» кластеры сайланды. Биредә белем бирү процессында катнашучыларның үзара хезмәттәшлек итүенең яңа форматлары, тәрбиячеләр өчен илһам чыганаклары, мәктәпкәчә белем бирүне үстёрү векторлары һәм педагогларның һөнәри үсеш юллары каралды.

Форумда Менделеевскидан 10 нчы һәм 2 нче балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре Наталья Сысоева һәм Алсу Шахвердян, шулай ук 2 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Анастасия Богатова катнашты.

Форумда мәгариф һәм психология өлкәсендәге алдынгы экспертлар, яңалык кертүче педагоглар, дәүләт структуралары вәкилләре, фикер лидерлары, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясадылар. Безнең педагоглар лекцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, мастер-классларда һәм уңышлы тәҗрибәләр күргәзмәләрендә булдылар. Алар мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләтара хезмәттәшлек, патриотик тәрбия бирү һәм ата-аналар белән цифрлы мохиттә элемтә урнаштыруның нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Менделеевск педагоглары, заман таләпләреннән читтә калмыйча, белем бирү трендларын һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар.

Яңа методикалар һәм файдалы танышулар балаларның бакчадагы вакытын тагын да кызыклырак, игелеклерәк һәм файдалырак итәргә ярдәм итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев