«МН» газетасы «Чәчәк Фест» бәйгесенә 15тән артык эш кабул иткән
Актуаль

«МН» газетасы «Чәчәк Фест» бәйгесенә 15тән артык эш кабул иткән

Районда йорт тирәләрен җан җылысын биреп бизәүче кешеләр аз түгел.

Гөлнур Нуретдинова чәчәкләр
Фото: Гөлнур Нуретдинова

Шундый матурлык тудыручыларны ачыклау максатыннан «МН» газетасы «Чәчәк Фест» бәйгесен үткәрә. Хәзерге вакытта конкурсантлардан 15тән артык эш алынды. Аларның кайберләре белән таныштырабыз. Бәзәкәдә яшәүче Гөлнур Нуретдинова чәчәкләргә битараф түгел. Аның тырышлыгы белән йорт тирәсе хуш исле оҗмах утравын хәтерләтә.

Аңа кызлары Алина һәм Азалия, тормыш иптәше Илдар да ярдәм итә.

– Бакчаны бизәү эшен иртә яздан ук башлыйм, – дип бүлеште Гөлнур Рәисовна. – Идеяләрне интернеттан алам, әмма күбрәк үземнең зәвыкка таянам. Зур горурлыгым – гортензияләр һәм розалар.

Фотода гына аларның матурлыгын чагылдырып булмый. Килегез, күреп китәрсез.


Нет комментариев