Актуаль

«Аммоний» аппаратчысы Марс Ахунҗанов: «Яңа нәрсәләрне сынап карарга курыкмагыз»

Менделеевскида күптән инде гади эш урыны гына булудан узган предприятие бар.

Марс Ахунжанов
Фото: М.Ахунҗанов архивы

Менделеевскида «Аммоний» АҖ гади эш урыны гына түгел. Бу — чын мәгънәсендә социаль лифт, завод хезмәткәрләре, республиканың спорт һәм иҗат талантлары чыныгып үсә торган урын.

Шул заводның яшь аппаратчысы Марс Ахунҗанов — профессиональ осталыгы белән генә түгел, ә актив тормыш позициясе белән дә аерылып тора. Ул аммиак һәм метанол җитештерү цехында эшли, «Аммоний» иҗат коллективы биючесе, һөнәри бәйгеләр җиңүчесе һәм туган шәһәрен ихластан яратучы.

«Аммоний»да эшләү Марска профессиональ яктан гына түгел, шәхес буларак та үсәргә мөмкинлек бирә. Ул «Аммоний» ансамбле составында чыгыш ясый, район, республика һәм халыкара бәйгеләрдә катнаша. Җиңүләре дә бар: «Zavodчанин» иҗади бәйгесендә өченче урын, «Иң яхшы аппаратчы» конкурсында беренче урын.

«Аммоний»ның яшь хезмәткәрен өч сыйфат белән тасвирлап була. Беренчедән, ул еш кына спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче кеше. Икенчедән, ул һәрвакыт өйрәнергә, көн саен үсәргә омтылучы шәхес. Өченчедән, ул үз предприятиесе һәм район патриоты. «Аммоний» яшьләре туган шәһәре бренды өчен җаваплылык тоялар һәм Менделеевскины иң югары дәрәҗәдә лаеклы итеп тәкъдим итәргә тырышалар.


Нет комментариев