Ана капиталының 10 мең сум калган өлешен 5 меңнән артык татарстанлы алган
Гаиләләр бу акчаны мохтаҗлыкны яки балалар яшен исәпкә алмыйча гына ала — аларны теләсә нинди максатларга тотарга рөхсәт ителә.
Ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче 5 меңнән артык кеше ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган өлешен акчалата алган. Бу түләү гаиләнең мохтаҗлыгына яисә балаларның яшенә бәйсез рәвештә бирелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итү көненә сертификатта калган фактик суммага (10 мең сумнан артмаган күләмдә) туры килә. Акчаларны гаилә теләсә нинди максатларга куллана ала.
Түләүне алу өчен сертификат хуҗасына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирергә яисә СФР бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза карау срогы 12 эш көне тәшкил итә, акчалар 5 эш көне дәвамында күчерелә. Гаризаны тутырганда, сертификат хуҗасының исәп-хисап счетын күрсәтү мөһим — акча ир яки хатынның, башка туганнарның счетына күчерелми.
Сертификатта калган акча күләмен «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша яки СФР яки МФЦ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.
Эдуард Вафин: «Быел беренче балага ана капиталы 728 921 сум, икенчесенә — 963 243 сум тәшкил итә. Акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, тупланма пенсиягә яки өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин. Сертификатта 10 мең сум күләмендә акча калган очракта, гаилә аны берьюлы ала һәм үзе теләгәнчә куллана ала».
Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев