Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Анатолий Иванов Менделеевск районның үсешен бәяләде

Менделеевск районына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде.

Район башлыгы Роберт Искәндәров белән берлектә алар «Менделеевск 2.0» промпаркы мәйданчыгында булдылар. Биредә чит илләрдән, аерым алганда, Кытайдан резидентлар җәлеп итү перспективалары турында фикер алыштылар. Мәйданчыкны һәм парк резидентларының төзелеш барышын карап чыктылар.

Аннары Анатолий Иванов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин белән бергә районның берничә алдынгы хуҗалыгында булды. «Смирнов» һәм «Микряшев» крестьянфермер хуҗалыклары кырларында кунаклар җитәкчеләр һәм механизаторлар белән аралаштылар, агымдагы бурычларны һәм үсеш перспективаларын тикшерделәр. Хәзерге вакытта чәчү мәйданнарының 76 проценты чәчелгән. Визит ахырында чәчү кампаниясенең штатлы режимда баруы, эш темпларының планга тәңгәл килүе ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев