Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Әнисенә генә түгел, бөтен ил горурлыгы

Менделеевск шәһәреннән «Алга» позывнойлы кыю кыз инде бер елга якын махсус хәрби операция зонасында.

Гөлнара Сәлимгәрәева бәреп төшерелгән БПЛАлар санын хәзер исәпләп тә тормый. Якташыбыз бары тик кызлардан гына торган, инде легендага әйләнгән «Төнге сихерчеләр» бүлекчәсендә хезмәт итә. Аларның бүлекчәсе танылу алды: кыю кызлар эшләгән җирдә һичшиксез җиңү булачагын сугышчылар яхшы белә.

Өйдә исә кызын әнисе көтә.

– Гөлнара балачактан ук тырышлыгы, кызыксынучанлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып торды, бик актив бала булды. Кечкенәдән классик әдәбиятны яратып укыды, өебездә әле дә ул туплаган китапханә саклана. Шулай ук ат спорты белән шөгыльләнде, бүлмәсендәге стеналарны ә шул затлы җанварлар сурәтләнгән картиналар бизи, – дип сөйли Әлфия Сәлимгәрәева.

Филологик белем алган кыз Ватанны сакларга ничек батырчылык иткән соң? Йөрәк кушуы һәм бурыч тойгысы буенча. Гөлнара инде универсаль белгечкә әверелергә өлгергән: ул разведчик та, сапер да.

– Радиолокация системасында штурман, оператор һәм техник та булырга туры килде, – дип уртаклаша кыз.
Баш очындагы аяз күк йөзе – һава киңлекләрендә генә сугыш алып баручы пилотсыз отрядлар хезмәте. Бу армия сафлары тулылана бара. Безнең якташыбыз да – шуларның берсе: ул әнисе өчен генә түгел, бөтен ил өчен зур горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев