Актуаль

«Атмосфера» гөмбәзе 200дән артык остазны Менделеевскида берләштергән

«Алдынгылар хәрәкәте» остазлары өчен «Атмосфера» гөмбәзендә зона семинары узды.

Проект "Нахимичим" в Менделеевске

Анда республиканың җиде районыннан 200дән артык остаз катнашты. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Роберт Искәндәров һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина чыгыш ясадылар.

Семинар башланганчы кунаклар 10нчы балалар бакчасы күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге мәктәпкәчә учреждение «Нахимичим» балалар химия лабораториясе проекты белән «Алдынгылар хәрәкәте» грантын дүрт тапкыр отты.

Киләсе елда әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Аннан соң ул республикада «Алдынгылар»ның пилот балалар бакчасына әвереләчәк.


Нет комментариев