Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Авыл стажы өчен өстәмә түләү: Татарстанда 40 515 пенсионерга пенсия артты

2026 елда республикада авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү 40 515 кешегә тәгаенләнгән.

Әлеге өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Өстәмәне исәпкә алганда, республикада пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җиткән.

Кем өстәмә түләү алу хокукына ия?

Авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында кәмендә 30 ел эшләгән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы. Өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә — пенсионерга өстәмә белешмәләр тапшыру яки гариза язу таләп ителми.

Пенсионер соңрак шәһәргә күчеп китсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы тулысынча саклана.

Нинди һөнәрләр исәпкә алына?

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, өстәмә түләүгә авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлеккә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр хокуклы. Исемлектә 500дән артык һөнәр бар. Алар арасында тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башка күп кенә белгечлекләр.

Өстәмә мәгълүматны кайдан алырга?

Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат белән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең рәсми сайтында, шулай ук ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы ведомство аккаунтларында танышырга мөмкин.

Өстәмә сораулар яки консультация өчен гражданнар бердәм контакт-үзәкнең 8 800 100 0001 телефоны буенча операторларга мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев