Бер ял сменасы өчен 20 меңгә кадәр сумманы кире кайтарырга мөмкин булачак.
Балаларны ялга 1 майдан җәй азагына кадәр вакыт аралыгында җибәрергә мөмкин. Бер балага сменалар саны чикләнмәгән, бары һәр смена өчен аерым транзакция үткәрелергә тиешлеге генә ассызыклана.
Программада катнашу өчен юллама бәясен «Мир» картасы белән түләү зарур. Тотылган сумманың 50% ка кадәре биш көн эчендә кире картага киләчәк дип хәбәр ителә. Бер ял сменасы өчен 20 меңгә кадәр сумманы кире кайтарырга мөмкин булачак. Ә берничә баласы булган гаиләләр юллама бәясенең яртысын кайтара алачаклар.
Юллама алыр алдыннан кайсы ял лагерьлары программада катнашуын төгәлләргә киңәш итәбез.
Фото-превью:pexels.com
ФФФФфФФФФФФ
Нет комментариев