Актуаль

Бердәм пособие: Татарстанда 12 млрд сумнан артык түләнгән

90 меңнән артык гаилә ала торган бердәм пособие түләүләренә ел башыннан СФР 12 млрд сумнан артык акча юллаган.

2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бердәм пособие түләүләренә 12 млрд сумнан артык акча юллаган. Бүген республикада балалары булган 90 меңнән артык гаилә бу ярдәмне ала.

Бердәм пособие гаиләләргә айлык керемнәре региональ яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. 2026 елда Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 15 615 сум итеп билгеләнгән. Түләү күләме гаилә кеременә бәйле рәвештә 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала.

Гаиләнең уртача керемен исәпләгәндә, эш бирүчеләрдән бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр түләнә торган матди ярдәм, шулай ук Курск өлкәсеннән вакытлыча күчеп килгәннәргә айлык финанс ярдәме исәпкә алынмый.

Пенсия (картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту сәбәпле) хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе дип санала. Шулай ук исәпләү чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала. Хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән тыш, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие дә исәпкә алына.

Эдуард Вафин: 

«Бердәм пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң кирәкле чараларының берсе булып кала. Без аны ай саен түлибез, һәм ел башыннан түләнгән пособие күләме инде 12 млрд сумнан артып китте. 2026 елда үз көченә кергән барлык яңа кагыйдәләр уңышлы кулланыла, индексацияләнгән суммалар тулы күләмдә түләнә».

Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев