Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре дәвам итә Чаралар санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә
Спорт аллеясында Бөтенроссия шимбә өмәсе узды.
500 дән артык актив шәһәрле тәртип урнаштырды. Күмәк эштән соң катнашучыларны кыр кухнясы, кайнар чәй һәм өй ризыклары көтте.
2 нче мәктәп волонтерлары һәм 1 нче мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы геройлары, чечен һәм әфган вакыйгалары катнашучылары, шулай ук Менделеевскиның мактаулы һәм танылган кешеләре каберләрен чистарттылар. Балалар яфракларны җыйдылар, һәйкәлләрне җентекләп юдылар һәм коймаларны буядылар. Шулай ук район авылларында да өмәләр үткәрелә.
Монаш, Татар Чаллысы, Камай, Иске Гришкин авыл җирлекләре халкы үз торак пунктлары территорияләрен төзекләндердер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев