Районда экологик икеайлык башланды.
1 апрельдән чәршәмбе һәм шимбә өмәләре мәҗбүри төс алды.
Экоакция берничә этапта уздырылачак: башта карны йомшарту һәм тарату, аннары беркетелгән территорияләрдә чүп-чарны себерү, бордюрларны буяу таләп ителә. Шулай ук экологик икеайлык кысаларында агачлар утырту да күздә тотыла. Бөтенроссия шимбә өмәсе 25 апрельгә планлаштырылган.
Барлык оешмалар, шул исәптән башкарма комитет хезмәткәрләре дә, 1 апрель көнне беренче чәршәмбе өмәсе уздырдылар.
Нет комментариев