Чылбырлы реакция: миллион сумнан артык җыелды
Менделеевскида катнашучылар һәм кунаклар саны буенча рекорд куйган чылбырлы реакция хәйрия йөгереше узды.
Ул катнашучылар һәм кунаклар саны буенча рекорд куйды. Чарада җыелган бер миллион сумнан артык акча автомобиль сатып алу өчен «Кама таңнары» приютына тапшырылачак.
Оештыручыларга рәхмәт
Йөгерүчеләр, һәр үтелгән километр өчен өстәмә акча юнәлткән «Аммоний» АҖ предприятиесе һәм шәхси хәйриячеләр ярдәме белән приютта тәрбияләнүчеләр медицина процедураларына, экскурсияләргә һәм ярышларга уңайлы һәм куркынычсыз шартларда йөри алачак. – Барысына да: бу искиткеч чараны оештыручыларга, катнашучыларга, иганәчеләргә – бүген күрсәткән хәйриячелекләре һәм игелекле йөрәкләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – дип ассызыклады «Камские зори» приюты директоры Павел Миронов.
Масштаб һәм катнашучылар
Д. Менделеев исемендәге стадиондагы йөгереш 2800 кунакны һәм катнашучыны берләштерде, ә дистанцияләрне 1800 кеше үтте. Алар арасында тәҗрибәле спортчылар, һәвәскәрләр һәм бөтенләй яшь йөгерүчеләр дә бар иде. Иң өлкән катнашучыга 78 яшь, ул күп еллар шундый марафоннарда катнаша. Район башлыгы Роберт Искәндәров йөгерүчеләрне һәм кунакларны сәламләде, оештыручыларга, партнерларга һәм һәрбер катнашучыга изге эшкә һәм спорт бәйрәменә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм Россияның төрле шәһәрләреннән килгән катнашучылар белән бергә 10 километрлык дистанцияне үтте. – Дистанция искиткеч, мохит спорт рухы белән сугарылган. Менделеевск шәһәренең спорт үзәгенә әверелүе һәм йөгерештә елдан-ел күбрәк шәһәрлеләр һәм кунаклар катнашуы сөендерә, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Роберт Ринатович.
Дистанцияләр һәм бүләкләү
Маршрут иң матур урыннар буйлап үтте. Төрле шәһәрләрдән килгән катнашучылар 1, 5, 10 һәм 21,1 км арага йөгерделәр. Шулай ук балалар өчен «ТИМЕРКИДС» йөгереше оештырылды. 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге иң яшь йөгерүчеләр 300 һәм 600 метрлык араларда ярыштылар. Моннан тыш, тоткарлыклар сызыгы аша узу өчен 100 метрлык трасса да әзерләнгән иде. Төрле яшь категорияләрендә һәм төрле дистанцияләрдә җиңүчеләр оештыручылардан бүләкләр: медальләр, дипломнар һәм бүләкләр җыелмасы алдылар. Безнең якташыбыз Самат Ибәтуллин 10 чакрымлык йөгерештә 3 нче урынны яулап, призлы урынга лаек булды. – Менделеевскидагы трасса бик ошады. «Чылбырлы реакция»не оештыручыларга яхшы әзерлек һәм мохит өчен рәхмәт. Марафонда дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде, барысы да бер-берсенә ярдәм итте. Бик шәп булды, – диде Самат.
Зур ярдәм төркеме
«Чылбырлы реакция» маршрутында искиткеч бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Чараны ачу тантанасында С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның «Кристалл» халык бию ансамбле һәм Балалар сәнгать мәктәбенең «Очарование» хореография коллективы якты композицияләр белән чыгыш ясады. Программаның кунагы булып Яр Чаллыдан килгән «Свет и тени» вокаль-инструменталь ансамбле катнашты. Шулай ук «Химик» футбол клубының яшь футболчылары, аларның ата-аналары һәм «Аммоний. Ветераннар» командасы уенчылары катнашучыларга дәрман өстәделәр – алар ярдәм пунктларын чын фан-зоналарга әйләндерделәр. Шимбә көнне алар йөгерүчеләрне кайнар сәламләделәр, байраклар җилфердәттеләр, дәртләндергеч сүзләр язылган плакатлар тоттылар, кул чаптылар һәм «бишле» бирделәр. Йөгерүчеләр бу энергияне тойдылар һәм җавап итеп елмайдылар, рәхмәт әйттелеләр. – Бик шәп бәйрәм атмосферасы. Егетләргә рәхмәт. Чын күңелдән дәртләндереп торалар. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый, – дип уртаклашты йөгерештә катнашучыларның берсе. Чарада «Ата-ана кайгыртуы» алыштыручы гаиләләр клубы балалары һәм ата-аналары да катнашты. Клуб активистлары йөгерештә катнашучыларга мичтән яңа гына чыккан кайнар һәм тәмле коймаклар тәкъдим итте. Үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре дә камыр ашлары һәм үлән чәе белән сыйладылар. Финишта кунакларны озын буйлы Аждаһа курчагы дәртләндереп торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев