Эдуард Вафин: 8 ел стажлы авыруга – 100% түләү
260 мең татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык пособиесе алган.
Авыруның беренче өч көнен акчаны эш бирүче түләсә, дүртенче көннән башлап акчалар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан бирле түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан арткан.
Пособие күләме иминият очрагына кадәрге соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләнә. Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь күләмнән (МРОТ) түбәнрәк булса яки аның стажы алты айдан да кимрәк икән, пособие МРОТтан чыгып билгеләнә. Искәртеп узабыз: 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 27 093 сумга кадәр күтәрелде.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, Татарстанда түләүләр системасы автомат рәвештә эшли һәм халык өчен уңайлы. Уртача алганда, көн саен 1267гә якын пособие түләнә. Пособие күләме стажга һәм хезмәт хакына бәйле – ул индивидуаль исәпләнә. Сигез елдан озын стажы булганнарга уртача хезмәт хакының 100 проценты түләнә, биш-сигез ел стажы булганнарга – 80 проценты, ә биш елдан кимрәк стажы булганнарга – 60 проценты. Агымдагы елда авыруның бер көне өчен максималь түләү 6 827,40 сумны тәшкил итә.
Акчалар эш бирүчедән мәгълүматлар килгәннән соң ун эш көне эчендә күчерелә. «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган исәп язуы булган гражданнар электрон авыру кәгазьләренең ачылуы һәм ябылуы, шулай ук акча күчерү турында хәбәрнамәләр алалар.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табу мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев