«Гасырлар авазы» гаилә династияләрен берләштерде
Менделеевск шәһәрендә «Гасырлар авазы – нәсел агачы» фестиваленың муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде.
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу чара үз нәсел тамырларын барлаучы һәм истәлекләрне кадерләп саклаучы гаилә династияләрен бергә җыйды.
Бәйрәмне оештыручылар – ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Дәүләт архивы һәм район хакимияте. Тантананы Сәйтәк клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина алып барды. С. Гассар исемендәге мәдәният сарае солистлары, чарага ямь өстәп, күркәм концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Катнашучыларны Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова һәм архив эше бүлеге җитәкчесе Гүзәл Миңнәхмәтова сәламләделәр.
— Һәр гаиләнең чыгышына сокланам! Сез үз нәселегез тарихын саклау һәм җанландыру өчен зур эш башкаргансыз. Чыгышларыгыз, милли киемнәр, тарихларыгыз һәм хәтта табындагы ризыклар – бу безнең барыбыз өчен дә кече Ватаныбызга булган мәхәббәт дәресе ул, – дип билгеләп үтте Ю. Рыбакова.
Фестивальдә иң яхшы исеме өчен өч гаилә династиясе көч сынашты: мари гаиләләре – Семяковлар һәм Радыгиннар, шулай ук керәшен гаиләсе – Плотников-Тарасовлар. Төрле буын вәкилләреннән торган командалар ике иҗади сынау уздылар. Алар милли һәм гаилә ризыкларыннан торган бай табыннар әзерләделәр, шулай ук «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем!» конкурсында үзләрен таныттылар.
Гаиләләр җырладылар, биеделәр, нәсел агачлары һәм милли киемнәре белән таныштырдылар.
Район этабы «Аккорд» вокаль төркеме солистларының (җитәкчесе Марина Комарова) иҗади номерлары белән үрелеп барды. Илдана Әһлиева әниләр турында җыр башкарды, ә Румия Гомәрова белән Никита Вдовин «Әбекәем» һәм «У мамочки» композицияләре белән бәйрәмне бизәделәр.
Гаиләләрнең чыгышларын компетентлы жюри бәяләде: Казан дәүләт мәдәният институты доценты Владислав Белов, институт вәкилләре Владислава Верлинская һәм Эвелина Заһидуллина, шулай ук ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Елена Глинских.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча өченче урынны Семяковлар алды (30 мең сумлык сертификат), икенче – Плотников-Тарасовлар (40 мең сум), беренче – Радыгиннар (50 мең сум). Радыгиннар гаиләсе җиңүче дип табылды һәм район исеменнән зональ этапта катнашу хокукына ия булды.
– Мондый мөһим фестивальдә җиңү безнең өчен зур горурлык һәм шатлык. Чыгышка бик дулкынланып әзерләндек, милли ризыклар пешердек, элеккеге фоторәсемнәрне һәм киемнәрне барладык. Хәзер зур җаваплылык белән зональ этапка әзерләнәчәкбез, – дип уртаклашты Радыгиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев