«ГЕММА 2025» халыкара конкурсында иң яхшысы
Россия сәламәтлек саклау тармагының лидерлыгы глобаль дәрәҗәдә расланды.
«Шифалы су-Ижминводы» санаторие коллективы «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр-ГЕММА 2025» абруйлы халыкара конкурсы финалында искиткеч җиңү яулады. Экспертлар жюрие «Хезмәтләр» номинациясендә «Табигый минераль сулар һәм заманча торгызу методикаларын кулланып санаторий-курорт дәвалавын, ял итүне һәм савыктыруны оештыру» юнәлеше буенча беренче урынны бирде.
Бу бүләк шифаханә командасы еллар буе туплаган югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең һәм уникаль дәвалау базасының танылуы булды. Конкурсның масштабы аеруча мөһим: «ГЕММА»ның Кытайда, Бразилиядә һәм Болгариядә рәсми вәкиллекләре бар, ә проект партнерлары дөньяның 64 иле оешмаларын берләштерә.
– Бу җиңү – безнең көндәлек хезмәтебезгә һәм бөтен коллективның профессиональлегенә бирелгән югары бәя. Дөнья дәрәҗәсе тәкъдим ителгән мәйданчыкта үзебез турында белдерү безнең өчен принципиалль мөһим иде, – дип билгеләп үтте санаторий директоры Сәлим Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев