Гришкинлылар – актив тормыш рәвеше тарафдарлары
Район җирлекләрендә халык җыеннары уза.
Иске Гришкин халкы район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма вәкилләре белән очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Җирлек башлыгы Константин Алексеев 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләде.
Саннар һәм фактлар
Җирлек составына өч торак пункт керә.
Халык саны 545 кеше тәшкил итә.
260 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 25 баш мөгезле эре терлек, 63 сарык һәм кәҗә, 409 баш кош-корт асрала.
2025 елда халыктан 266 мең сум үзара салым акчасы җыелган.
Константин Ильич билгеләп үткәнчә, авылда Керәшен мәдәнияте үзәге, китапханә, спорт залы уңышлы эшләп килә. Анда балалар да, яшьләр һәм өлкәннәр дә теләп йөри.
Ләйсән Камилевна районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Ул авыл халкына актив тормыш позицияләре, аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыен барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, экология темалары күтәрелде. Шулай ук Илкә авылы территориясен төзекләндерү, су колонкасы нигезен тәртипкә китерү, агачларны кисү, кышкы чорда юлларны кардан эттерү һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар бирелде. Барлык мөрәҗәгатьләр җаваплы хезмәтләр тарафыннан контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев