Ярминкә урыны үзгәрешсез
Шәһәрдә көзге һәм язгы ярминкәләр үткәрү яхшы традициягә әйләнде.
Бары тик безнең генә түгел, Тукай, Әгерҗе районнарының да авыл хуҗалыгы берләшмәләре аграрийлары һәр шимбә саен менделеевлыларга үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Язгы ярминкәләр йомгаклары турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сөйләде.
Урын үзгәрмичә калды
Менделеевскида Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе теләүчеләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында 14 марттан 25 апрельгә кадәр атна саен язгы ярминкәләр оештырды һәм үткәрде. Сәүдә урыны «Юность» кинотеатры мәйданы булды.
Алдан хәбәр ителде
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл җирлекләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга район территориясендә дә, Яр Чаллыда, Казанда да ярминкәләрдә катнашу һәм үз продукцияләрен сату мөмкинлеге турында алдан мәгълүмат бирелде. Ярминкәләрне уңышлы оештыру өчен районның тиешле хезмәтләренә хәбәр ителде. Азык-төлек иминлеге һәм сатыла торган продукциянең сыйфаты мәсьәләләре райветберләшмә белән килештерелде. Халык авыл хуҗалыгы ярминкәсе урыны һәм вакыты турында район газетасы, муниципаль сайт һәм «МН» сайты аша хәбәрдар булды.
Күчмә сәүдә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан төшерелгән график буенча, ике атнага бер тапкыр барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар райпо белән берлектә Яр Чаллыда үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, анда Менделеевск районы өчен, элеккеге еллардагы кебек үк, ипподром территориясендә сәүдә мәйданчыгы билгеләнгән.
Ассортимент куандырды
– Кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан, һәр ярминкәгә мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә тырыштык һәм тиешенчә авыл хуҗалыгы продукциясен төяп китерү күләмен һәм ассортиментын контрольдә тоттык, ягъни ярминкәгә килгән һәр сатып алучы кулланучы ихтыяҗын канәгатьләндерә алсын дигән бурыч куйдык, – дип билгеләде Илнур Илдарович. – Атна саен мәйданда җиде-тугыз сәүдә ноктасы эшләде. Шәһәр халкы ярминкәләргә актив йөрде һәм бик теләп авыл хуҗалыгы продукциясен турыдан-туры җитештерүчедән сатып алды. Аеруча зур ихтыяҗ белән сыер, ат, кош итләренә, сөт продукциясенә һәм бөртеклелләргә булды.
Саннар һәм фактлар
Язгы сезонда Менделеевскида 7 ярминкә оештырылды.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан гомуми керем 1650 мең сум тәшкил итте.
Керемнең 42% ы сыер ите, кош итен сатуга туры килә.
26% ы – сөт продукциясе.
13% ы – бөртеклеләр.
6% ы – эшкәртү сәнәгате продукциясе.
7 проценты – башка продукция.
Максатка ирешелде
– Ярминкәләр үткәрүнең максаты – шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләргә, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга да ярдәм күрсәтү. Бурычларны үтәдек дип саныйм, киләчәктә дә бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып барырга ниятлибез, – дип аңлатма бирде Илнур Фәрухшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев