Амир Шәрифуллингә 5 яшь, ул кызыксынып Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм авиация югары уку йортлары оештырган 10нан артык һөнәри юнәлеш бирү остаханәсендә катнашты.
Казанда «Мин күкне сайлыйм!» дигән традицион авиация бәйрәме оештырылды. Чара «Казан» гаилә үзәге («Чәкчәк» янында) һәм Казансу акваториясе өстендә узды.

Яшь Амир Шәрифуллин бу масштаблы чараның актив катнашучысы булды.
Ул экранда вертолёт белән дә идарә итте. Җирдә очучыларның осталыгын күрде. Ә виртуаль чынбарлыкта һава шарында әйләнде. Амир очучы һәм конструктор һөнәре белән кызыксына башлады, – дип сөйләде «Менделеев үзәне» Балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге педагогы Алсу Шәрифуллина.
Нет комментариев