Илнәт мәктәбендә Геройлар партасы ачылды
Ул мәктәп чыгарылышлары – махсус хәрби операция сугышчылары Сергей Михайлович Морозов, Николай Васильевич Григорьев һәм Николай Семёнович Григорьевка багышлана.
Парта Әфганстан, Чечен сугышлары һәм махсус хәрби операция герой якташларыбызга багышланган стенд янында урнашкан. Бу гади мәгълүмати урын гына түгел, хәтер, батырлык һәм буыннар бәйләнеше символы.
Партаны ачу тантанасында Монаш авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов, Илнәт мәктәбе директоры Эльвира Савельева, шулай ук геройларның якыннары, авылдашлары, укытучылар һәм укучылар катнашты.
Геройлар партасын ачуң хокукы мәктәп президенты Данил Кузнецовка һәм махсус хәрби операция герое Сергей Морозовның кызы Виктория Петровага бирелде.
Геройлар партасы һәр укучы өчен батырлык, намус һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев