Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Иң яхшыларга – акчалата сертификатлар һәм премия

Район башлыгы Роберт Искәндәров татар теле буенча республика олимпиадасы призёрларын һәм педагогларны акчалата сертификатлар белән бүләкләде.

Тантаналы чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.

Евгения Шишкина – 2025-2026 уку елындагы татар теле буенча республика олимпиадасы призёры. Район башлыгы аңа 10 мең сумлык сертификат тапшырды. Җиңүчене әзерләгән 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Ибәтуллина да 30 мең сумлык сертификатка ия булды.

Алсу Гарифуллина татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призёры буларак 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Аның остазы – 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Гыйззәтуллина 30 мең сумлык сертификат алды.

Танылган татар тел галиме, лексикограф, татар һәм рус телләре буенча күпсанлы дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы, Турай авылында туып үскән Риза Газизов исемендәге премия белән педагогик хезмәт ветераны Римма Нәгыймова билгеләп үтелде.

Римма ханым 46 елдан артык 3 нче мәктәпнең директор урынбасары булып эшләгән, милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән. Ул 100 мең сумлык сертификатка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев