Юл билгеләре илендә: Песәй мәктәбендә ЮХИДИне әтиләр һәм кунаклар белән бергә өйрәнделәр
Балаларга «юл әлифбасын» өйрәтү һәм юлларда куркынычсыз тәртип мәдәниятен тәрбияләү – ата-аналар, тәрбиячеләр һәм укытучыларның изге бурычы.
Әлеге мөһим бурычны гамәлгә ашыру кысаларында Песәй мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә «Юл билгеләре илендә» дип исемләнгән ачык чара узды.
Мәгариф идарәсенең методисты Оксана Шалаумова, «ЮХИДИ» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Хәликулова, шулай ук балаларның әтиләре хөрмәтле кунаклар булдылар. Тәрбияче Гөлия Хәсәнҗанова кызыклы уен формасында балаларга юл йөреше кагыйдәләрен аңлатты һәм юл билгеләренең мәгънәсе турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
Коллегалар бәйрәмгә аерым бер атмосфера булдырырга ярдәм итте: җирле мәдәният йорты җитәкчесе Рафаэль Кабиров музыкаль бизәлеш өчен җавап бирде, ә китапханәче Розалия Яраханова әкияти Белмәмешкә әверелеп, балаларның белем алуын тагын да кызыграк һәм күрсәтмәле итте.
Очрашу азагында М. Хәликулова һәр балага истәлек бүләге тапшырды, юлларда куркынычсызлык – һәркем өчен иң мөһим кагыйдә икәнен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев