Юлларда төп кагыйдә бозучылар: тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу
Районда беренче кварталдагы аварияләр торышына йомгак ясалды: территориядә 82 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Хакимияттә узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышында урыннардагы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Фатыйхов аварияләр торышы турында доклад тәкъдим итте. Китерелгән мәгълүматлар буенча, 2026 ел башыннан район юлларында 82 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, кызганычка каршы, бер кешенең гомере өзелгән.
Киңәшмәдә 11 мартта М-7 «Волга» — Бәзәкә трассасында булган фаҗигале очракка аерым игътибар бирелде. Алдан ачыкланганча, «Рено» автомобиле йөртүчёсе, Әгерҗе ягыннан Чаллы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, маневр ясау кагыйдәләрен бозган. 74 яшьлек пенсионер каршы як полосага чыгып, «Мазда» автомобиле белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Рено»ның 1955 елгы пассажиры вафат булган.
Ленар Раилевич билгеләп үткәнчә, агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — каршы як полосага чыгу, тизлек режимын сакламау, шулай ук юл билгеләренә һәм чатларны чыгу кагыйдәләренә игътибар итмәү. Хисап чорында ведомство хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 149 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган һәм туктатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев