«Юниор» лагеренда капиталь ремонтның икенче этабы дәвам итә
Актуаль

«Юниор» лагеренда капиталь ремонтның икенче этабы дәвам итә

Роберт Искәндәров һәм Азат Кадыйров «Юниор» лагеры ремонтын тикшергән.

Роберт Искандаров проверяет ход ремонтных работ в лагере "Юниор"
Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Роберт Искәндәров Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белән бергә «Юниор» лагеры бинасын карап чыкты. Капиталь ремонтның беренче этабында 2024 елда заманча яктырту җиһазлары куеп, керү юлын тулысынча реконструкцияләделәр, административ-көнкүреш корпусын капиталь ремонтлый башладылар.

2025 елда икенче этап үткәрелде, ышанычлы койма урнаштырылды, заманча куркынычсызлык системалары белән контроль-кертү пункты модернизацияләнде, шулай ук төп бинада һәм өч торак корпуста тавыш белән кисәтү системасы кертелде.


Нет комментариев