Тамашачыларны тагын да ачыграк рәсем һәм ышанычлырак техник җиһазлар көтә.
Субсидия кысаларында яңа күрсәтү серверы, кинопроцессор һәм киноҗиһазларны комплектлаштыру җыелмалары алыштырылачак. Шулай ук кинопроекцияләү җиһазлары модернизацияләнәчәк: ксенон яктылык чыганагы лазерлы чыганакка алмаштырылачак.
Әлеге яңартулар аркасында рәсём сыйфатлырак булачак, техника тагын да тотрыклырак эшләячәк һәм ресурсларны экономияләргә мөмкинлек биреләчәк. Даими хезмәт күрсәткәндә проектор күпкә озаграк хезмәт итәчәк.
— Ихластан РФ Мәдәният министрлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Тамашачыларны сыйфатлы фильмнар белән сөенергә булышуыгыз өчен зур рәхмәт, — дип билгеләп үттеләр кинотеатр хезмәткәрләре.
Нет комментариев