«Кама таңнары» социаль приюты балалары Россия көнен Татар китапханәсендә каршы алды
Татар китапханәсендә, «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән Россия көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде.
Илебез тарихы белән бәйле викторина сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр, ныклы белемнәрен күрсәттеләр, чын патриотлар булып үсәргә килештеләр.
Чара илебез символикасы белән хәтергә фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев