Камай авылы укытучысы Асия Мәҗитовага 85 яшь: 38 ел белем бирү, 110 еллык педагогик династия
Актуаль

Камай авылы укытучысы Асия Мәҗитовага 85 яшь: 38 ел белем бирү, 110 еллык педагогик династия

Камай авылында 38 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укыткан, укытучылар династиясеннән булган Асия Мөхәммәтдин кызы Мәҗитова олы юбилеен билгеләп үтә.

Фәнис Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыренә язылган җыр киң билгеле. Әмма аның Камай авылының укытучылар династиясеннән булган, 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мәҗитова Асия Мөхәммәтдин кызына багышланганын азлар белә.

Камай авылы укытучысы Асия Мәҗитова олы юбилеен билгеләп үтә

Асия Мөхәммәтдиновна 38 ел дәвамында берничә буын камайлыларны һәм Тойма авылы укучыларын рус теле һәм әдәбияты нигезләренә төшендергән. Ул аларда фәнгә кызыксыну уяткан, тирән белем биргән, аларны олы тормыш юлына чыгарган. Кирәк чакта ярдәм кулы сузган, акыллы киңәшләрен биргән, әни кебек юаткан олуг мөгаллим булган.

Асия Мөхәммәтдиновна — 1941 ел баласы. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килсә дә, аның белемгә омтылышы зур булган. Мәктәптә бик яхшы укып, ул Алабуга шәһәрендә укытучы һөнәрен үзләштергән. Туган авылына кайтып, кайнанасы Идиатуллина Мәсгүдә һәм апасы Мәхмүдә эшен дәвам иткән.

Хәзерге вакытта Асия Мөхәммәтдиновнаның эшен аның кызы Илмира Ленаровна дәвам итә. Династиянең педагогик хезмәт стажы 110 елга җитә. Асия Мөхәммәтдиновна укытучыларның остазы да әле — бүген Камай мәктәбендә белем бирүче мөгаллимнәрнең барысы да диярлек аның укучылары. Аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар, әмма кем булуларына карамастан, алар туган илнең көч-куәтен арттыруга хезмәт итәләр. Алар — чын патриотлар, һәм аларны Мәҗитова Асия Мөхәммәтдин кызы тәрбияләгән.

1 нче октябрь — остазның туган көне һәм олы юбилее. Аның укучылары һәм коллегалары аны туган көне һәм Укытучылар көне белән тәбрик итә, зур рәхмәтләрен җиткерә.


Нет комментариев