Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

«Камаш» паркы, «Батыр» спорт мәктәбе һәм яңа йорт: Роберт Искәндәров объектларны тикшерде

Роберт Искәндәров хәзерге вакытта капиталь ремонт һәм төзелеш эшләре алып барыла торган төп объектларны тикшерде.

«Камаш» паркында төзекләндерүнең икенче этабы бара. Заманча клуб бинасы төзелгән, белгечләр эчке һәм бизәкләү эшләрен тәмамлыйлар.

План буенча барлык эшләр августка кадәр төгәлләнәчәк. «Батыр» спорт мәктәбендә капиталь ремонтның икенче этабы дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр көрәш залында алып барыла, вентиляция системасын тулысынча алыштыралар һәм санузелларны ремонтлыйлар.

Совет урамы, 18 нче йортта түбә алыштыру тәмамлана. Киләсе этап – фасад һәм керү төркемен яңарту. Шулай ук яңа йорт төзелеше дәвам итә. Өч кат күтәрелгән инде, эчендә электр монтажлау эшләре бара. Объектны тапшыру ел ахырына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев