Казанның җырчы Җәкәү йортында IV керәшенчә марафонның йомгаклау чарасы узды
Очрашу «Мин - керәшен хатын-кызы» исеме астында оештырылды.
11-25 мартта ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган IV керәшен марафонына республикабыз буенча барлыгы 40 кеше – укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка актив укучылар кушылды.
Очрашуда онлайн-марафонга йомгак ясадылар; хатын-кызның халык мәдәни кодын саклаудагы роле турында сөйләштеләр; танылган керәшен хатын-кызларының чыгышлары, иҗат номерлары тыңладылар; фикер алыштылар.
Бу очрашу кысаларында «Түгәрәк яулык» дип аталган керәшен хатын-кызлары берләшмәсе төзелде.
«Без, Менделеевск районы керәшеннәрен шушы марафонда күрсәтә алуыбыз белән горурланабыз. Оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белгерәбез», диде марафонда катнашучы Сәйтәк клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев