Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Киләчәге булган хезмәт

Районның контракт буенча хезмәт итәргә теләүче халкы бүгенге көндә иң заманча һәм ихтыяҗ зур булган юнәлешкә – пилотсыз системалар гаскәрләренә (БпС) игътибар итә ала.

Хезмәт үзенчәлекләре, шартлары һәм өстенлекләре турында Менделеевск хәрби комиссариатына беркетелгән Казан шәһәренең 1 нче разрядлы контракт буенча сайлап алу пункты инструкторы, сержант Андрей Суханов сөйләде.

Кемнәр БпС операторы була ала?

Андрей Суханов билгеләп үткәнчә, әлеге заманча гаскәр төрендә хезмәт итү ишекләре бик күпләр өчен ачык.
– Бу бүлекчәләргә эләгү өчен берничә таләпне белергә кирәк: хезмәткә 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге гражданнар кабул ителә. Сәламәтлек торышы «Б» категориясеннән түбән булмаска тиеш. Биредә запастагы гражданнар да, хәрби хезмәтне яңа гына тәмамлаучылар да хезмәт итә ала, – дип аңлатты сержант.
Төп өстенлек – хезмәт срогының төгәллеге
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итүнең төп аермасы – вакыт белән бәйле төгәл гарантияләр.
– Контракт срогы тәмамлангач, яңаны төзергә теләмәгән очракта, хәрби хезмәттән һичшиксез азат ителү каралган. Бу башка кайбер бүлекчәләрдәге кагыйдәләрдән мөһим аерма булып тора, – дип ассызыклады ул. Бу кагыйдә хәрби хезмәткәргә контракт төгәлләнгәннән соң үз киләчәген ышанычлы планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Матди ярдәм һәм түләүләр

Югары технологияле гаскәрләрдә хезмәт итү матди яктан да яхшы бәяләнә.
– Пилотсыз системалар гаскәрләренә алынган кандидатларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр 2 900 000 сумга кадәр җитә, - дип хәбәр итте Андрей Евгеньевич. – Моннан тыш, хезмәт барышында куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәгән өчен өстәмә түләүләр дә каралган.

Менделеевлыларга кайда мөрәҗәгать итәргә?

Кызыксынган район халкы өчен сержант Суханов төгәл координаталарны җиткерде. Шәхсән Менделеевск хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итү өчен адрес: Гунин урамы, 3 нче йорт. Шулай ук турыдан-туры Казан шәһәрендәге контракт буенча сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Аэропорт урамы, 1/40. Барлык сораулар (шартлар, сәламәтлеккә һәм белемгә карата таләпләр, документлар исемлеге) буенча алдан консультация алу өчен Казандагы телефоннар: 8(843)221-44-52, 8(843)221-44-53

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү – бу заманча технологияләрне үзләштерү, төгәл гарантияләр белән хезмәт итү һәм җитди финанс ярдәме алу мөмкинлеге. Менделеевскиның актив һәм техник яктан белемле кешеләре өчен бу хезмәт юлында яхшы башлангыч яки яңа баскыч булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев