Мари Тәкәшендә узган Авыл көненә җыелучылар аны шулай дип бәяләде.
— Бәйрәм бик шәп узды, — диделәр алар.
Авыл халкын һәм кунакларны Авыл көне белән Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов һәм Татарстан Республикасы Мариларның район милли-мәдәни автономиясе рәисе Эльвира Савельева котлады.
Акътәҗек авыл клубы һәм Илнәт мәдәният йортының иҗат коллективлары, Грахово мәдәният йортының «Лидер» ансамбле, Надежда Тубалова, Тәслимә Әхкямова, Яна Шалаумова, Роза Дождикова, Инна Килеева бәйрәмгә концерт номерлары белән ямь өстәде. Күңелле чыгышлар шулкадәр күп булды ки, аяклар үзеннән-үзе биюгә кузгалды.
Өлкәннәр концерт карап хозурланган арада, балалар уен мәйданчыгын «яулап алды». Анда күңел ачу, көлү һәм бүләкләр күп булды! Матур фотозоналарда теләүчеләр истәлеккә фотога төште, ә бар да мичтән чыккан хуш исле коймаклардан авыз итте. Бәйрәм күмәк чәй табыны белән тәмамланды.
Нет комментариев