Кулланучы әлифбасы: дистанцион сәүдәдә товарны ничек кире кайтарырга?
Дистанцион сәүдәдә кулланучы товарны алганнан соң 7 көн эчендә сәбәпсез кире кайтарырга хокуклы.
Дистанцион сату — бу ваклап сату-алу шартнамәсе, ул кулланучының товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге булмаган очракта төзелә. Сатучы товарны каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр яисә элемтә чаралары аша тәкъдим итә.
Ничек отышлы?
Дистанцион ысул уңайлы һәм еш кына стационар сәүдә ноктасындагы бәяләрдән түбәнрәк. Сатып алучы өйдән чыкмыйча, ашыкмыйча гына товар сайлый ала, аның тасвирламасын һәм фотосурәтләрен өйрәнә.
Товарны кире кайтару кагыйдәләре
Шунысы мөһим: кулланучы товар үрнәге белән дә турыдан-туры таныша алмаганлыктан, аңа закон тарафыннан өстәмә хокуклар бирелә. Кимчелекләре булмаган товарны алганнан соң 7 көн эчендә кире кайтарырга ярый. Бу очракта кире кайтару сәбәпләре теләсә нинди булырга мөмкин — аларны аңлатырга кирәкми.
Монысы бик мөһим: кире кайтару өчен сатып алу фактын раслый торган документ саклануы шарт. Әгәр документ югалса, кулланучы башка дәлилләргә — шаһит күрсәтмәләренә яки интернет-сайтлардан алынган язмаларга — сылтама ясарга хокуклы.
Кайбер товарларны кире кайтарып булмый
Индивидуаль-билгеле үзлекләре булган товарлардан баш тартырга ярамый. Мәсәлән, конкрет кулланучының үлчәмнәре буенча эшләнгән аяк киеме. Андый товарны бары тик заказ бирүче генә куллана ала, шуңа күрә аны кире кайтару законсыз.
Акчаларны кире кайтару
Кулланучы акчаларны кире кайтару турында таләп белдергән очракта, сатучы моны 10 көн эчендә башкарырга тиеш.
Әгәр товар сыйфатсыз булса?
Кимчелекләре булган товар тапшырылганда, кулланучы түбәндәге таләпләрне куярга хокуклы:
-
кимчелекләрне түләүсез бетерү;
-
сатып алу бәясен киметү;
-
шундый ук яки башка маркалы товарга алмаштыру;
-
шартнамәдән баш тарту һәм түләнгән акчаларны тулысынча кире кайтару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев