Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Мәдәният хезмәткәре белән медикның укытучылар гаиләсенә әверелүе турында искиткеч тарих

Монаш авылында яшәүче Евдокимовлар мәхәббәт һәм бердәмлектә 50 ел гомер итәләр.

Әнисә Галеевна белән Валентин Кириллович Алабугада танышалар. Язмыш очраклылыгы буенча беренче курс студенты булган яшьләр бер үк йортта, тик төрле катларларда фатирга керәләр.

Көннәрнең берсендә, кояшлы язгы иртәдә, Валентин ишегалдындагы эскәмиядә гармунда уйный башлый. Моңлы көй Әнисәне дә җәлеп итә. Кызның да бу музыка коралында шактый оста уйнавы ачыклана.

Аннары сессия, практика… Алар икенче курста гына яңадан очрашалар һәм бүтән аерылмаска карар кылалар. Уку йортларын тәмамлаганда, яшь ир — мәдәни-агарту училищесы, ә хатыны медицина училищесы дипломын ала. Биредә белем алулары тормыш хәлләре буенча гына була, икесе де бу белгечлекләрнең үз юллары түгеллеген аңлыйлар.

Мөгаллим булу теләге Евдокимовларны югары уку йортына алып килә: ире — тарих, тормыш иптәше математика укытучысы дипломына ия була. Шул вакыттан бирле күпме сулар аккан: бүгенге көндә гомер юлдашларының 35 елдан артык педагогик стажлары һәм остазларын онытмый торган йөзләгән рәхмәтле укучылары бар.

Кышкы суык көндә Евдокимовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны район башлыгы исеменнән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева, шулай ук Монаш авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов кайнар котладылар.

Әнисә Галеевна һәм Валентин Кириллович һәрвакыт хыялга ышанырга, максатларга кыю барырга кирәк дип саныйлар. Шул чакта гына тормыш якты төсләр белән балкыячак һәм тирән мәгънә белән тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев