Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

МАКС мессенджерында цифрлы ID: Татарстанда 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкка күчте

Яңа сервисны үзләштерүчеләр арасында 13 мең пенсионер, 4 мең инвалид һәм меңләгән күп балалы гаилә вәкилләре бар.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга МАКС платформасында цифрлы идентификатор урнаштырырга ярдәм итте – әлеге хезмәттән 25 меңнән артык кеше файдаланды.

Цифрлы таныклыкны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә эшли башлады. Бу вакыт эчендә СФРның төбәк бүлегенең 25 мең клиенты яңа сервисны үзләштерде. Алар арасында 13 меңгә якын пенсионер, 4 меңгә якын инвалидлыгы булган гражданнар, шулай ук шулкадәр үк күп балалы ата-аналар бар.

Социаль фонд белгечләре республика халкына яңа мөмкинлекләрне аңларга, цифрлы профиль белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләре өчен махсус аралашу үзәкләрендә дә оештырыла. Экспертлар МАКС һәм «Дәүләт хезмәте» кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен җентекләп аңлата.

Бүгенге көндә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган.

Өлкән буын өчен махсус дәресләр

Пенсия яшендәге гражданнар өчен аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык буенча дәресләр оештырылган. Уку ике этаптан тора. Беренче этапта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре турында сөйләнелә:

  • ул тулы юридик көчкә ия;

  • кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсия төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә ала;

  • кәгазь варианттан аермалы, аны югалтып булмый;

  • үзең белән йөртергә кирәкми – мәгълүматлар һәрвакыт телефонда саклана.

Икенче этапта остазлар җитәкчелегендә өлкәннәр «Дәүләт хезмәте» порталына керергә, документлар бүлеген табарга, электрон таныклык ачарга һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр.

Эдуард Вафин: «Цифрлы профиль – уңайлы сервиска ышанычлы адым»

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин фикеренчә, МАКС мессенджерының цифрлы профиле гражданнар өчен уңайлы сервиска ышанычлы адым булып тора. Аның сүзләренчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше инде электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләгән: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Фондның төп бурычы – гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлатып, хезмәтләрдән файдалануны уңайлырак һәм гадирәк итү.

Өстәмә мәгълүматны кайдан табарга?

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР рәсми сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге МАКС, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы ведомство аккаунтларында табарга мөмкин.

Өстәмә сораулар яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев