Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм йөзеннән
Актуаль

Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм йөзеннән

Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды.

Очрашу барышында махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрне социальләштерү һәм адаптацияләү темалары каралды. Ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләренә һәм ветераннарга ярдәм итүнең яңа алымнарын эшләп чыгаруга аеруча игътибар бирелде.


Нет комментариев