Шәһәр көне алдыннан химия сәнәгате ветераны Е. Шишов белән тормыш, хезмәт һәм хыяллар турында сөйләштек.
Евгений Шишов 1971 елның 29 июнендә Менделеевскида туган. 1нче мәктәптә укыган, сигез сыйныф тәмамлагач, 44нче һөнәри училищеда электромонтёр һөнәрен алган. Аннары ИжГСХАда укып, 1996 елда Новоменделеевск химия заводына эшкә килгән.
Заводта хезмәт юлы концентрацияләнмәгән азот кислотасы цехында аппаратчы булып башланган. Аннары смена начальнигы, бүлекчә начальнигы, цех начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкарган. Пенсиягә чыккач та, эшне ташламаган — хәзер «Яңа ашламалар» ҖЧҖдә карбамид-аммиак катнашмалары җитештерүдә эшли. Химия — аның төп тормыш юлы.
Яшь вакытта гитарада уйнарга өйрәнгән. Вакыт аз булса да, кайвакыт дуслар белән балык тотарга, учак янында җыелып гитарада уйнарга ярата. Табигать кочагында ял итү — аның зур мәхәббәте. Гаиләсендә яраткан хатыны, 23 яшьлек улы һәм 20 яшьлек кызы бар. Алар белән бергә Кама ярларында, «Ушков утраулары» паркында йөрергә яраталар.
Евгений Иванович Менделеевскны уңайлы, матур, динамик үсүче шәһәр дип саный. Шәһәр халкына хезмәт сөючән, игелекле, ярдәмчел булып калуларын, балалар үстереп, туган шәһәрне үстерүне тели. Хәзерге катлаулы вакытта иң мөһиме — һәркемгә күк йөзенең тыныч булуын тели.
Нет комментариев