Менделеевлылар бәрәңге уңышы турында сөйли
Актуаль

Менделеевлылар бәрәңге уңышы турында сөйли

Бакчачылар үз кишәрлекләрендәге көзге эшләрне тәмамлап килә.

Күпләр инде бәрәңге уңышын җыеп алды. Берәүләр быел яңгырлар күп булу сәбәпле черек бәрәңге күп булуына зарланса, икенчеләр бу бәладән котылып калуларына һәм бүлбеләрнең эре үсүенә сөенә.

Инде кишер белән чөгендерне җыю вакыты да якынлаша. Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, аларны беренче кыраулардан соң җыю яхшырак – шул чакта тамыразыклар аеруча тәмле була.

Кышлык сарымсак өчен иң кулай утырту вакыты – 20 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр. Иртә утыртсаң, сарымсак тишелеп чыгачак һәм кышын өшеп үләчәк. Утыртуны соңга калдырсаң, тамырлар үсеп өлгермәячәк, һәм суганчыклар өшиячәк.


Нет комментариев