Менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары Ураза бәйрәмен билгелиләр
Актуаль

Менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары Ураза бәйрәмен билгелиләр

Районның барлык мәчетләрендә дә чаралар узды.

Шәһәрнең «Таң» үзәк мәчетендә кеше күп иде, кешеләр хәтта вәгазьләрне баскычта тыңладылар. Вәгазьләрне районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев укыды. Аннан соң диндарлар җәмигъ намазы укыдылар һәм Аллаһка тәкъбир әйттеләр.

Җыелганнарга район башлыгы Роберт Искәндәров мөрәҗәгать итте, мөселманнарның ай буена ашау-эчүдән тыелып торуларын гына түгел, изге гамәлләр кылуларын – ифтарлар уздыруларын, мохтаҗларга ярдәм итүләрен дә билгеләде.

«Бүгенге якты Ураза бәйрәмендә һәр йортта шатлык, бәхет һәм гармония булсын», – дип теләде Роберт Ринатович.
Чара ахырында теләгәннәр абыстайлар әзерләгән бәйрәмнең төп сые коймактан авыз иттеләр.


Нет комментариев