Актуаль

Менделеевлылар мәгариф хезмәткәрләренең Республика киңәшмәсендә катнаштылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф хезмәткәрләренең Республика киңәшмәсе Чаллы шәһәрендә узды.

Роберт Искандаров на конференции
Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

— Киңәшмә башланганчы алдынгы эшләнмәләргә һәм укыту методикаларына багышланган күргәзмә белән таныштык. Быел конференциянең төп темасы — тарихи хәтёрне саклаучы һәм технологик лидерлыкка илтүче укыту һәм тәрбия булды, — диде Роберт Искәндәров.

Бүген республикада һәм районда мәгариф инфраструктурасы үсеш ала. «Аммоний» белән берлектә тормышка ашырыла торган мәгариф кластерын үстёрү кысаларында да күп эшләр башкарыла.

Гомумән, республика буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән мәктәпләрнең 63 процентында хезмәт һәм иминлек нигезләре, Ватанны саклау кабинетлары яңадан җиһазландырылган. Быел физика, музыка һәм сынлы сәнгать кабинетлары яңартыла.

БДИ нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сигез фән буенча уртача баллның артуын билгеләп үтте. Менделеевск районы укучылары да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте, аерым алганда, химия фәненнән уртача балл шактый артты.


Нет комментариев