Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевлылар татар теленнән белемнәрен тикшерделәр

Алар бөтендөнья «Татарча диктант» мәгария акциясендә катнаштылар.

Быел акция унберенче мәртәбә үткәрелә һәм Табдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залына мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре вәкилләре, өченче яшь активистлары җыелды.

«Бик теләп районның мәдәния тормышында катнашам, — дип бүлеште хезмәт ветераны Тәскирә Хафизова, — концертларда татарча җырлар баашкарам, бүген микрофонны ручкага алыштырдым, белемнәремне тикшереп карарга булдым».

Җыелганнарга район башлыгы Роберт Искәндәров мөрәҗәгать итте, датаның әһәмиятен билгеләде.

«Тукай һәм аның үлемсез әсәрләре бөтен кешелек дөньясына таныш һәм диктант та дөньяның барлык почмакларында үткәрелә», — дип ассызыклады.

Катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү буенча комитет начальнигы Ирек Шәрипов сәламләде, барысына да уңышлы эш теләде.

Менделеевлылар Тукайның «Бәхет» әсәреннән 172 сүздән торган өзек яздылар. Текстны 3 нче лицей педагогы Гөлшат Гыйләҗева укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев