Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевлыларны нинди мәсьәләләр борчый

Муниципалитетта район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева халыкны кабул итте.

Кабул итүгә ике кеше мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итте. Авыл җирлегендә яшәүче бер кешене җир участоклары сатып алу өчен аукционда катнашуга документлар рәсмиләштерү проблемасы борчый. Аңа гамәлләр алгоритмы аңлатылды: беренче чиратта, элек рәсмиләштерелгән җир мәйданнарыннан файдаланган өчен бурычлар юклыгы турында белешмә булырга тиеш.

Икенче менделеевлының сораулары бакчачылык ширкәте чикләренә, әгъзалык взнослары җыюга һәм территорияне тиешле хәлдә тотуга кагылышлы булды.

Кабул итүгә килүчеләргә тулы җаваплар бирелде, аларның сораулары, алга таба өйрәнү һәм карарлар кабул итү өчен, контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев