«Менделеевск 2.0» промпаркында пыяла җепсел җитештереләчәк
«Мендель композит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе район халкы өчен 30дан артык эш урыны булдырачак
«Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа производство төзелә. Район башлыгы Роберт Искәндәров парк резиденты — «Мендель композит» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты.
Хәзерге вакытта территориядә киләчәк җитештерү корпусының нигезен салу эшләре алып барыла. Биредә пыяла җепсел чыгару буенча заманча предприятие ачылачак. Бу инвестиция проекты район өчен стратегик әһәмияткә ия: ул югары технологик җитештерү чылбырын булдырырга һәм ярдәмче тармакларны сыйфатлы ил чималы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, шундый технологик инвесторның килүе менделеевлылар өчен 30дан артык яңа эш урыны булдыруны һәм бюджетка салым керемнәре үсүне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев