Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевск балалары Тукай юбилее алдыннан татар телендә брейн-рингта ярышты

12 нче «Маленький гений» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның якынлашып килүче юбилеенна кичәләп «Мин татарча сөйләшәм» брейн-рингы узды.

Брейн-ринг «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Татарча сөйләшәБЕЗ» проекты кысаларында оештырылды. Чараны балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Айгөл Корбанова әзерләде һәм алып барды.

Интеллектуаль уенда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Бәйге барышында әлеге проект өчен махсус эшләнгән авторлык уеннары һәм методик материаллар кулланылды. Балалар дүрт командага бүленде, аларның һәркайсы татар телендә үз исемен һәм девизын тәкъдим итте.

Брейн-ринг программасы берничә тематик станцияне үз эченә алды: «Интеллектуаль», «Интерактив», «Әкият», «Сораулар», «Халыкчан» һәм «Пиктограмма» станцияләре.

Нәниләр төрле биремнәр үтәделәр: татар телендә җөмләләр һәм хикәяләр төзеделәр, логик мәсьәләләр чиштеләр, үзләренең фантазияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук балалар зур теләк белән йөри торган «Акыллы уеннар» түгәрәге биремнәре һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган сораулар да тәкъдим ителде.

Яшь катнашучыларга ярдәм итәргә ата-аналар, шулай ук балалар бакчасын тәмамлаган — бүгенге көндә кече сыйныфларда укучы мәктәп балалары да килде. Алар да биремнәрне үтәүдә актив катнаштылар.

Жюри составында түбәндәге экспертлар эшләде:
Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова;
Директорның тәрбия һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Ләйсән Нәҗипова;
3 нче лицей укытучылары Алсу Әхмәдиева һәм Гүзәл Гарипова;
12 нче балалар бакчасы мөдиренең тәрбия эше буенча урынбасары Рушания Гыйбәдуллина.

Экспертлар балаларның белемнәрен һәм активлыгын югары бәяләде. Брейн-ринг нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын — «Җитезләр» командасы;
II урын — «Белгечләр» һәм «Бердәмлек» командалары;
III урын — «Йолдызлар» командасы.

Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бөек Тукай иҗатына багышланган әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев