Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевск районында федераль һәм республика программалары буенча 30 объект төзелә һәм ремонтлана

Район башлыгы рәислегендәге киңәшмәдә мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәләрендәге эшләрнең барышы тикшерелде.

Менделеевск районы администрациясендә район башлыгы Роберт Искәндәров катнашында төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Очрашуда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру барышы каралды.

Бүгенге көнгә районда 30 объектта эшләр алып барыла. Мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык, юл төзелеше һәм төзекләндерү өлкәләрендә проектлар гамәлгә ашырыла.

Төп объектлар арасында:

  • мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм спорт учреждениеләрен капиталь ремонтлау;
  • бассейнны да кертеп, спорт объектларын төзү һәм модернизацияләү;
  • «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында музейны реконструкцияләү;
  • Турай авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү;
  • чистарту корылмаларын проектлау;
  • автомобиль юлларын, тротуарларны һәм ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлау һәм төзү;
  • «Камаш» паркын төзекләндерү;
  • күп фатирлы йортларны һәм коммуналь инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау;
  • социаль ипотека буенча ике 60 фатирлы йорт төзү.


Берничә объект буенча төзелеш эшләре тәмамлану стадиясендә, калганнарында расланган графикларга ярашлы дәвам итә.

Фото: Менделеевск районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев