Менделеевск районында «Мари гүзәлен» һәм «Мари батырын» сайлаячаклар
30 майда Илнәттә махсус мәйданда «Семык» республика мари мәдәнияте бәйрәме кысаларында «Чевер марий ӱдыр-2026» («Мари гүзәле») һәм «Марий патыр-2026» («Мари батыры») конкурслары узачак.
Чараның оештыручылары булып ТР Мәдәният министрлыгы, район башкарма комитеты, Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, шулай ук республика һәм район мариларының милли-мәдәни автономияләре тора. Конкурс мари яшьләрен туган мәдәниятне, тарихны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итүне максат итеп куя.
Бәйгедә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге мари милләтле кызлар һәм егетләр катнаша ала. Иҗади чыгышлар вакытында ярдәмче төркемнәр (5 кешегә кадәр) катнашуы рөхсәт ителә. 2023-2025 елгы конкурсларда катнашкан затлар быел бәйгегә кертелми.
Катнашу өчен 2026 елның 10 маена кадәр martmr_1990@mail.ru электрон почтасына гариза юлларга кирәк. Гаризада тулы исем-фамилия, туган көн, яшәү урыны, контакт телефоны, уку яки эш урыны күрсәтелергә тиеш. Шулай ук «Мый мари улам» («Мин мари кешесе») дип исемләнгән үзенчәлекле презентация (5 минуттан артмаска тиеш) әзерләү таләп ителә.
Конкурс программасына тәкыялар һәм тасмалар белән сәламләү биюе, милли киемнәрдә дефиле, иҗади номерлар (бию, вокал, шигърият) һәм этнографик бирем (мари көнкүреше предметлары турында сөйләү) керә. Барлык чыгышлар мари телендә башкарыла.
Егетләр өчен өстәмә көч сынашулары каралган: гер күтәрү (максималь тапкыр); покрышка тәгәрәтү (30 кг кадәр, 30 секунд эчендә); мари халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында викторина.
Җиңүчеләр милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм тарихны белү дәрәҗәсе, шулай ук интеллект һәм иҗади сәләтләр буенча билгеләнәчәк. Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев