Менделеевск укучылары Казанда узган «Химнот» проектында ике урынны яулаган
Актуаль

Менделеевск укучылары Казанда узган «Химнот» проектында ике урынны яулаган

Казанда шушы исемдәге проект уздырылды.

Чарада республиканың төрле районнарыннан уннан артык команда катнашты. Безнең районны 3 нче лицей укучылары тәкъдим итте.

Яшь катнашучыларга химия буенча тирән белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, аларны практикада кулланырга, тиз арада карар кабул итәргә һәм командада нәтиҗәле эшләргә дә туры килде.

Йомгаклар буенча 9А һәм 9Б сыйныфларының берләштерелгән командасы беренче урынны алды, 9Б сыйныф укучылары катнашлыгындагы берләштерелгән команда исә икенче урынны яулады.

 


Нет комментариев