Менделеевск укучысы Авель Булатов иң югары бүләккә лаек булды
Казан федераль университетының Алабуга институтында «Хәзерге белем бирү STEAM мәйданында укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция кысаларында оештырылган «Хәзерге белем бирү STEAM мәйданында укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» (фән, технологияләр, инженерия, сәнгать, математика) иҗади проектлар бәйгесендә 1нче гимназия укучысы Авель Булатов үз проектын тәкъдим итте һәм I дәрәҗә дипломга – иң югары бүләккә лаек булды!
Бу – кызыксынучанлык, тырышлык һәм белемгә омтылыш мәктәп еллары ук үк күренекле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүенең якты мисалы. Аның «L-системалар генерацияләү һәм визуализацияләүнең программалы тормышка ашырылышы» дигән проекты югары дәрәҗәдәге аналитик фикерләүне, алымның оригинальлыгын һәм фәннара белем бирү принципларын тирән аңлавын күрсәтте. Авельнең эше хәзерге мәктәп укучыларының төгәл фәннәрне, технологияләрне һәм иҗатны бербөтен итеп гармонияле рәвештә тоташтыра белүенең якты үрнәге булды.
Авельне һәм аның остазы Лилия Ужусенисны лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев