Актуаль

Менделеевскида “Атмосфера” арт-киңлеге Җиңү көнендә Тынычлык гөмбәзе булды

Теләүчеләрнең барысы да Татарстан рәссамнарының зур күргәзмәсеннән ләззәт алып, төрле экспозицияләрне карады.

Аннан соң катнашучылар шигырьләр сөйләделәр һәм сугыш һәм тынычлык турында җырлар башкардылар. Өстәп, остаханәләр (мастер-класслар) һәм «Фронт кружкасы» бүфеты оештырылды.

Кичнең мөһим мизгеле «Аммоний» АҖ профсоюзы оештырган «Без – Җиңү варислары» рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару булды. Кич «Берлинга юл» сугыш фильмын карау белән тәмамланды.


Нет комментариев