Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевскида “Бердәм Россия” политсоветы Җиңү көне чараларын раслады

Хакимияттә «Бердәм Россия» партиясенең җирле сәяси советы утырышы булды, аны уҗирле бүлекчә секретаре Роберт Искәндәров үткәрде.

Эштә политсовет әгъзалары катнашты.

Утырыш барышында берничә мөһим мәсьәлә каралды. Беренче чиратта, Җиңү көненә багышланган уртак чаралар планы расланды, ул район Башкарма комитеты белән берлектә тормышка ашырылачак.

Аннары Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча электрон алдан тавыш бирү, шулай ук җирле Советлар депутатларына өстәмә сайлаулар үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Бу сайлау кампаниясенең мөһим этабы икәне билгеләп үтелде.

Шулай ук «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны билгеләү мәсьәләсе каралды.

Политсовет әгъзалары Софья Никитина кандидатурасын хуплыйлар, аның актив волонтерлык эшчәнлеген һәм район иҗтимагый тормышында катнашуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев