«Геройлар узышы»нда профессиональ инструкторлар белән бадминтон уйнап карарга мөмкин булачак.
Район башлыгы Роберт Искәндәров Татарстан Бадминтон федерациясе вәкилләре белән берлектә «Геройлар узышы» мәйданчыгында булдылар. Алар тамашачылар өчен стартны көтү вакытын мөмкин кадәр актив итеп үткәрергә карар кылдылар.
– Һәркем үзен кыздырып алып, бадминтоннан берничә партия уйный алсын өчен, ике уен корты урнаштырабыз. Мәйданда Федерация инструкторлары эшләячәк, – дип уртаклашты Роберт Искәндәров.
Нет комментариев